Урыссудагы 3 нче номерлы мәктәп укучылары куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә алдылар

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Урыссудагы 3нче  номерлы мәктәптә укучыларның социумда иминлегенә багышланган Бердәм куркынычсызлык көне кысаларында укучылар ут, газ, электр белән эш иткәндә, таныш булмаган кешеләр белән аралашканда, Интернет челтәрендә куркынычсызлык, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә алдылар.

Шулай ук противогаз, мамык-марля бәйләвечләр белән эш итү күнекмәләрен ныгытып, радиация, химик һәм биологик яктан сакланганда киелә торган гомуми гаскәри саклану костюмын кияргә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International