Ютазы районы муниципаль берәмлегенең IV чакырылышының уникенче утырышы узды.
Утырышны район башлыгы – район Советы рәисе Аяз Шәфигуллин алып барды. 22 депутатның 18е катнашты. Уникенче утырышның көн тәртибенә 6 мәсьәлә чыгарылган иде.
2023-2025 елларга Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразы турында территориаль үсеш бүлеге начальнигы Айгөл Магамедова таныштырды.
2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының бюджеты турында финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова чыгыш ясады.
Ютазы муниципаль районы административ комиссиясенең әйдәүче белгече Зөлфия Латыйпова административ комиссияләр тарафыннан Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль берәмлеге бюджетына салынган административ штрафларны түләү буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тану һәм гамәлдән чыгару турында карар кабул итү тәртибен тәкъдим итте.
Барлык сораулар буенча да тиешле карарлар кабул ителде.