2022 елның 12 декабрендә Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3нче километрында рейд үткәрделәр.

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Рейдның максаты - юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, һава шартлары начараю сәбәпле, юл хәрәкәтен контрольдә тоту. Ютазы районы территориясендә 2021 елда исерек шофер гаебе белән 1 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә, исерек хәлдә булган машина йөртүче үзе медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. 2022 елның 12 декабренә «исерек» машина йөртүчеләр гаебе белән кылынган һәм кешеләр зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.

Полицейскийлар тарафыннан бу көнне 96 автомашина тикшерелде, 8 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Полиция хезмәткәрләре Рено автомобилен туктаткан, машина йөртүченең документларын тикшерү барышында исереклекнең ачык билгеләре ачыкланган. Шофер медицина тикшерүен узды, исереклек халәте билгеләнде, РФ КоАП 12.8 статьясының 1 өлеше буенча административ материал төзелде.

Әгәр дә Сез машина йөртүченең исерек хәлдә яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүен күрсәгез, әлеге мәгълүматны Ютазы эчке эшләр министрлыгының кизү бүлегенә 2-66-02 яки 02 телефоны буенча хәбәр итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International