Традицион атналык оператив киңәшмә бүләкләү тантанасыннан башланды.

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Район башлыгы Урыссудагы 3 нче номерлы урта мәктәбе укучысы Рада Даниловага махсуслаштырылган сыйныф укучылары арасында «Ел лицеисты - 2022» еллык конкурсының “Иң көчле, җитез һәм оста” номинациясендә 1нче урын өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы грамотасын тапшырды.

Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр һәм хәлләр турында хәбәр итте.

Яңа елга әзерлек, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең эше, алимент түләүләре буенча бурычларны каплау, Эчке эшләр бүлеге буенча оператив торыш, районның 42 нче номерлы янгын часте буенча оператив хәл турында мәгълүмат тыңланды, шулай ук бүгенге көндә башка актуаль мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International