«Батыр» спорт комплексында узган чара "Активное долголетие” дип аталды. Чарада район җитәкчелеге, җирлек башлыклары, районның башлангыч һәм иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты. Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов районда спортны үстерү һәм халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту буенча башкарылган эшләр белән таныштырды. Ул ветераннар советы тәкъдим иткән районның пенсионерлар арасында спортны активлаштыруга юнәлтелгән төп чаралар планын яңгыратты.
Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлеккә ярдәм итүен исәпкә алсак, өлкән буын вәкилләре арасында көчләреннән килгән спорт белән шөгыльләнүчеләрнең аз булуы борчуга сала. Шуңа күрә чараның максаты - ютазылыларга бәхәссез хакыйкатьне җиткерү: яткан таш астына су ага алмый. Башкача әйткәндә, пенсионерның юлы бер – тәрәзәдән бусагага кадәр булса, сәламәтлек ныклыгына исәп тотып булмый.