Бөтенроссия фестиваль-конкурсында - «IZI» ансамбле.

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

Урыссу балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм Марченко Эдуарда  Вадимовна беренче бүләкләргә лаек булдылар.

 

«Вокал сәнгате» юнәлеше буенча бөтенроссия фестиваль-конкурсында 13 ансамбль - 92 конкурсант, эстрада солосында  - 72 конкурсант, академик солода -31 конкурсант, халык солосында -11 конкурсант катнашты.

Урыссу балалар сәнгать мәктәбеннән килгән конкурсантларыбыз уңай эмоцияләр алды, жюри әгъзаларыннан бәяләп бетергесез нәсыйхәтләр алды, шундый ук талантлы конкурсташлары белән танышты.

Үз максатларыңны тормышка ашыру юлы һәрвакыт сикәлтәле. Сәнгать мәктәбендә атналык репетицияләр, араларында бөтенләй башка бурычлар куелган аерым да һәм ансамбльдә дә чыгыш ясау. Көн саен үз-үзең белән көрәш, курку һәм комплексларны җиңү.

Зур сәхнәгә таба беренче адымнар ясалды һәм менә күптән көтелгән, беренче бүләк.

Яшь талантларга дипломнарны хөрмәтле жюри әгъзалары тапшырды.

 

Яшь талантларга киләчәктә дә - уңышлар һәм җиңүләр, ә яшь белгеч Марченко Эдуарда Вадимовнага бетмәс-төкәнмәс иҗади илһам телисе килә.

"IZI» ансамбле Урыссу балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең әти-әниләренә һәм директоры Иванаевский Дмитрий Анатольевичка зур рәхмәт белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International