Район советының утырышлар залында 2022 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча икътисади совет узды

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Эш урыннары бар, эшче куллар юк

 

Советның сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашында эше район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. Аерым алганда, ул ВТП күләмендә районның кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 34,7 процент тәшкил итүен (Татарстан Республикасы буенча – 23,2 процент) билгеләп үтте. Хисап чорында яхшы эшләүче предприятиеләр дә, берничә элекке позицияләреннән чигенүчеләр дә бар. Моны сүзләрдән дә яхшырак итеп слайдлардагы мәгълүмат сөйләде. Җитәкчеләр үзләре билгеләп үткәнчә, күләмнәрнең кимүенә кайбер тышкы факторлар йогынты ясаган.

Икътисадның сәнәгать секторындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу түбәндәгене раслады - районда эш урыннары җитәрлек, эшче куллар гына җитми.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International