«Сударушка» рус җыры ансамбле күптән түгел генә оешкан кебек иде, ә инде бүген – бу иҗат коллективы 20 еллык юбилеен билгеләп үтә!
Барысы да 2001 елда, район мәдәният йортында халык җырлары түгәрәге барлыкка килгәч башлана. Октябрьский музыка училищесының яшь чыгарылыш укучылары Оксана Җәләева һәм Альбина Әхмәтова музыкаль дәресләр оештыра, анда вокал белән дәртләнеп шөгыльләнәләр, үзләренең «халык» башкару осталыклары белән уртаклашалар.
- Башта түгәрәктә дәресләргә җитди мөнәсәбәт булмады. Альбина белән без яшь идек, үзебез дә үсәргә, сәхнәдә чыгыш ясарга теләдек. Балалар белән кызык булды анысы - без алар белән җырладык, биедек һәм начар килеп чыкмады. Түгәрәк "Сударушка” дип аталган коллективка әверелде. Беренче костюмнар тегелде, район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясый башладык. Ул елларда Казанда мәдәният институтында (массакүләм бәйрәмнәр һәм тамашалар режиссеры белгечлеге буенча) яңадан квалификациямне күтәрдем. Чираттагы сессия вакытында режиссер Тихомиров белән рус җыры конкурсына эләктек, бу ярымфинал иде, без режиссер ассистентлары буларак аңа ярдәм иттек. Бәйгеләрдә ничә төрле коллектив катнашканын күреп, уйга калдым: «Минем дә ансамблем бар бит, нигә аның белән җитди шөгыльләнмәскә?». Үз коллективыбызны «Сандугач сайрар илем» конкурсына әзерләү һәм алып бару идеясе белән яна башладым. Без Баулыда зона этабын уздык, анда беренче урын алдык, Әлмәттә суперфиналга үттек, анда янә җиңү яуладык. Бу беренче шатлык күз яшьләре белән куанычлы уңыш яңа җиңүләргә барырга старт бирде. Иңнәрдә канатлар үсте. Нәкъ менә шул мизгелдән ансамбльнең чын иҗади тормышы башланды да инде, - дип хатирәләре белән уртаклашты Оксана Җәләева.
2005 елда Урыссу музыка мәктәбендә фольклор бүлекчәсе ачыла һәм «Сударушка» рус җыры ансамблендә катнашучылар шунда күчә. Аларның мөмкинлекләре киңәя, хәзер алар халык вокалына гына өйрәнеп калмыйча, хореография белән дә шөгыльләнә, музыка уен коралларында да уйный, музыкаль грамотага да өйрәнә.
Бүген «Сударушка» рус җыры ансамбле өчен әһәмиятле вакыйга - район мәдәният йортында юбилей концерты. Бу мөһим вакыйгага әзерлек берничә ай дәвам иткән. Аларга уңышлы чыгышлар, киләчәктә иҗади тормышларында уңышлар һәм якты җиңүләр телибез. Талантлы балалар -районыбызның горурлыгы, безнең киләчәгебез!