Урыссу самбочылары ярышларда кабат призлы урыннар яулады

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

17 декабрьдә Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендә самбо буенча "Память" турниры үтте.

Турнир "Самбо -75" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә узды. Ярышларда ике йөздән артык спортчы катнашты. Ютазы районын яшь самбочылар Артем Зимин һәм Айдар Гайнетдинов лаеклы тәкъдим итте. Ике спортчы да үз үлчәү категорияләрендәге үсмерләр арасында 2нче урынны алды. Афәрин, егетләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International