16-18 декабрьдә Спорт сараенда яшүсмерләр арасында бокс буенча Октябрьский шәһәренең ачык беренчелеге узды

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Ул Россиянең спорт мастеры Тимур Габдуллин истәлегенә багышланды.

Бу спорт бәйрәмендә «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубының дүрт боксчысы катнашты 😉

Дүртесе дә ярышлар нәтиҗәсендә бистәбезне данлап һәм алдагы көрәшләр өчен тәҗрибә туплап, призерлар булдылар.

Фаздалов Арсен – көмеш медаль алды;

Фәйзрахманов Ильяс – алтын медальгә лаек булды;

Шәмсуллин Руслан – алтын яулады;

Горбачев Ярослав – көмеш медаль иясе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International