2021 елда «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика конкурсында җиңү яулаган өчен 2 нче дәрәҗә диплом һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Кубогы белән Урыссу шәһәр тибындагы поселогы бүләкләнде: диплом һәм Кубокны район башлыгы Аяз Шәфигуллин кабул итеп алды.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен 3 урын өчен диплом һәм 40 мең сумлык сертификат Ютазы муниципаль районына тапшырылды: диплом һәм сертификатны район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов кабул итте.
Халыкның төзекләндерүдә актив катнашуы өчен «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика конкурсында катнашкан «Удача» ТМШ Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дипломы белән бүләкләнде: дипломны «Удача» ТМШ җитәкчесе Дмитрий Чесноков кабул итеп алды.
«Җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының иң яхшы үзәге " исеменә республика конкурсында 2 урын алганы өчен «Форпост» үзәге бүләкләнде. «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча республика яшьләр оешмалары үзәге» ДБУ дипломы һәм 4 урынлык туристик палатка алу өчен сертификатны «Форпост» Ютазы муниципаль районының җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) оешмалары үзәгенә тапшырылды. Диплом һәм сертификатны «Форпост» үзәге директоры Марина Бурыкина алды.