Безнең Урыссу үзәк район хастаханәсе инде икенче ел рәттән "Татнефть" компаниясенең социаль грантлар программасында катнаша һәм ота

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Хәйрия ярдәме безнең сәламәтлек саклау өлкәсенә бик кирәк.

 

Әгәр быел 2021 елда откан грант хисабына ФГДС кабинетын заманча медицина җиһазлары белән яңартып булса, 2022 елда безнең сәламәтлек саклау оешмасы берьюлы өч грант отты. Шуның хисабына киләсе елда безнең хастаханәгә 15 миллион сумлык хирургия дәвалау-диагностика җиһазлары кайтарылачак.

 

Моннан тыш, «21 гасыр докторы» номинациясендә безнең сәламәтлек саклау оешмасының ике белгече 750әр мең сум күләмендә грантка ия булды. Алар -табиб-онколог Азат Галиев һәм эндокринолог Айгөл Михайлова.

 

Азат Әбүзәр улы тумышы белән безнең Ютазы районыннан. Әлмәт онкология үзәгендә күп еллар эшләп, бай тәҗрибә туплап, туган ягына кайтты.

 

Айгөл Ләбиб кызы күптән түгел Урыссу үзәк район хастаханәсендә эшли башлады. Бу кыска вакыт эчендә ул пациентларның ихтирамын һәм хөрмәтен  тирән белеме һәм игътибарлы була белүе белән яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International