«Балаларның шаян дусты Э. Успенский” китапханә сәгате
Чара искиткеч балалар язучысы иҗатына багышланды, аның китапларын балалар да, өлкәннәр дә бик мавыгып укыйлар. Китапханә мөдире Светлана Кунафина укучыларны шагыйрь, язучы, сценарист, драматург, режиссер, теле - һәм радио алып баручы Эдуард Николаевич Успенскийның биографиясе белән таныштырды. Аннары, балалар белән бергә аның гаҗәеп, юмор һәм фантазия белән тулы әсәрләре буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар игътибарына “Крокодил Гена и его друзья”, “Дядя Фёдор, пёс и кот” дигән китаплар тәкъдим ителде. Балалар тәкъдим ителгән викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр, Эдуард Успенский әсәрләре геройлары турындагы табышмакларга җаваплар эзләделәр, кроссвордлар чиштеләр, предметлар әдәби геройларның кайсысыныкы икәнен уйладылар. Чара «Пластилиновая ворона» мультипликацион фильмын карау белән тәмамланды.