Иске Урыссу мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г. Р. Шәйхетдинова 7-10 сыйныф укучылары белән «Вейплар һәм электрон сигаретлар» дигән профилактик әңгәмә үткәрде.
Балаларга вейплар һәм электрон сигаретларның кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итүе, киләчәктә электрон сигарет куллануның нәрсәгә китерәчәге, начар гадәткә ничек эләкмәскә кирәклеге турында сөйләде. Ахырда балаларга "Чиста үпкәләр белән сулыш ал" ролигы күрсәтелде.