“Олимп” спорт мәктәбендә янә ГТО тестын үткәрделәр

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Ютазы муниципаль районының ГТО тестлаштыру үзәге базасында «Олимп» спорт мәктәбендә пневматик винтовкадан ату буенча да нормативлар кабул итү узды.

 

Бу ял көннәрендә Урыссудагы 2-нче һәм 3-нче мәктәпләр укучылары һәм укытучылары сынау уздылар.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы дәүләт тарафыннан билгеләнгән нормалар нигезендә халыкны физик тәрбияләүнең норматив нигезен тәшкил итә. Ярышлар исемлегенә шулай ук пневматик винтовкадан ату да кертелгән. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» спорт чарасы ярышларны уздыруның катгый кагыйдәләренә нигезләнгән, аларны һәр катнашучы үтәргә тиеш:

 

атуга әзерлек вакыты – 3 минут, ату өчен – 10 минут (сынау атуларын да кертеп). Әзерлектән соң атуны судья сигналыннан соң гына рөхсәт ителә. Әгәр спортчы 8 тапкыр атарга өлгермәсә, зачетка билгеләнгән вакыттагы нәтиҗә кабул ителә.

 

Спортчыны дисквалификацияләү. Еш кына ул сынау узучы мылтыгын судья командасыннан башка кора башлаган өчен була. Мондый гамәлләр аркасында җәрәхәт куркынычы яный, шуңа күрә күпчелек судья коллегияләре тарафыннан кискен туктатыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International