Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Яшел үлән савымны арттыра
2013 елның 29 июле, дүшәмбе
Район буенча 24 июльгә сөтнең тулаем күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике тоннага диярлек артык. Әлеге күрсәткечне район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Марсель Зарипов, гамәлдә барлык хуҗалыклар да продукциянең артуына ирештеләр, дип шәрехли. Терлекләрнең продуктлылыгы арту сәбәбен ерактан эзләргә кирәкми, ул күз алдында – быелгы җәй куе үләнгә бай, бу һәр җирдә малларны өстәмә тукландыруны оештырырга мөмкинлек бирде, ди Зарипов. Нәтиҗәләр күз алдында: уртача тәүлеклек савымнар куандыра. Иң күп сөт бирүче сыерлар Тукай исемендәге ҖЧҖда – бер сыерга уртача тәүлеклек савым 16,7 килограмм тәшкил итә, шулай ук хуҗалык югарыда күрсәтелгән датага тулаем сөт савымын узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер тоннадан артыкка күбәйткән. “АгроМир” ҖЧҖда бер сыерның уртача тәүлеклек продуктлылыгы – 13, “Нәбиуллин” КФХда – 11 килограммнан артык һәм “Уңыш” ҖЧҖда 11 килограммга якын сөт тәшкил итә.
Урып-җыю чоры барышы буенча чираттагы киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев аграрчыларга шуны искәртте: икмәкне вакытында җыеп алуга бөтен көчне салу мәҗбүри, шул ук вакытта сөт турында да онытмаска кирәк.
Бүген район хуҗалыкларында кызу чор – урак чоры. Шул ук вакытта крестьян савымнар турында да онытмый – аның өчен сөт – тере акча, заман таләбе шундый. Әмма акча эшләү өчен күп тырышлык салырга кирәк. Өстәвенә, сөт күләменең иң югары дәрәҗәсе дә, билгеле булуынча, июнь-июльгә туры килә.
Сөт күләме һәм аны сату буенча район авыл хуҗалыгы идарәсеннән 24 июльгә алынган оператив сводкадан күренгәнчә, бер сыердан “Кәрәкәшле”, “Игенче”, “Вафауллин”, “Таң” хуҗалыкларында җиде килограммнан алып тугыз килограммга кадәр сөт савалар. “Кәрәкәшле” ҖЧҖда түбән савымның сәбәбе дип Зарипов хуҗалыктагы кадрлар кытлыгын атады. Вакытында хезмәт хакы түләнүгә, фермаларны заманча җайланмалар белән тәэмин итүгә карамастан, терлекчелеккә бүген бөтен кеше дә омтылып тормый. Чөнки крестьян хезмәте шактый четерекле, шуңа да карамастан, оста хуҗалык иткәндә, яхшы нәтиҗәләр бирә. Әмма бүгенге көндә терлекчелектә эшләргә теләүчеләр аз. Узган елда кәрәкәшлелеләр район бюджеты ярдәмендә реконструкцияләнгән бер ферманы файдалануга тапшырган. Бүген чираттагы “Арочная” фермасында сыер абзарын реконструкцияләү алып барыла, бу продукция сыйфатын уңай хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Җайланмаларны биредә көзен урнаштыру планлаштырыла.
Ә “АгроМир” ҖЧҖда шул ук вакытта сыер абзарының иске корпусын ташланган сыерларны кабул итүгә әзерләү алып барыла. Биредә барысына да сакчыл карыйлар, сыерлар торагының һәр квадрат метры да билгеләнеше буенча файдаланыла. Гамәлдә шушы көннәрдә иске сыер абзары 200 баш буаз сыерга исәпләнгән ташланган сыерлар цехы итеп реконструкцияләнә. Тагын өч хуҗалыкның фермаларда реконструкция үткәрүләреннән тыш, һәр җирдә терлекчелек биналарын кышлату өчен терлекләр кабул итүгә әзерләү алып барыла. Әйтик, һәр җирдә биналарда беренчел дезинфекция үткәрелгән, бүгенге көндә алар тирестән механик рәвештә чистартыла.
Шуны искәртәбез, районда АПКны үстерү район программасы актив тормышка ашырыла. Әлеге программага ярашлы, хуҗалыклар корылыклы 2010 елда югалтылган терлекләр санын арттыру өстендә эшлиләр. Кече фермерлар да читтә калмый. Шулай итеп, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, кече крестьян-фермер хуҗалыкларында терлекләр саны 156 башка арткан. Авыл хуҗалыгын үстерүгә гаилә фермалары да үз өлешләрен кертә. Шуны искәртергә кирәк, авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүнең яңа һәм перспективалы юнәлешләренең берсе – гаилә фермаларын төзү. Узган елда республика хөкүмәте тарафыннан “2012-2014 елларда Татарстан Республикасында гаилә фермаларын үстерү” республика программасы расланды. Республика терлекчелеге өчен әлеге стратегик әһәмияттәге юнәлешкә ярдәм сыйфатында ташламалы кредитлар бирү, терлек сатып алуны субсидияләү, 60х40 программасы буенча технологик җайланмалар бүлү, подъезд юлларын төзү каралган. Программадагы соңгы пунктка ярашлы, быел Минзифа Шакирова (Әбсәләм) һәм Илгиз Шәрипов (Акбаш) гаилә фермаларының терлекчелек комплексларына керү юллары төзекләндерелә.
Крестьян хезмәте – четерекле, дип әйтү буш сүзләр генә булмасын өчен мондый мисал китерәбез. Савым көтүенең югары продуктлылыгына ирешү өчен җитәрлек азык күләме әзерләү генә түгел, аның сыйфатына, рационны төрлән-дерүгә ирешү дә мөһим. Бу максатларда хуҗалыкларда дару үләннәре, яфраказык әзерләү алып барыла. Тиешле лаборатория нәтиҗәләренә килгәндә, әзерләнгән хуш исле азык сыйфаты барлык хуҗалыкларда да беренче класслы. Быел таләп ителгәннең 130 процентка якыны әзерләнгән – иң уңдырышлы елларда да мондый нәтиҗә булмаган!
Сенаж салу яхшы алып барыла, кукурузның, суданканың уңышы начар булмас дип көтелә. Көзгә һәр хуҗалыкка тары һәм яшел конвейерга рапс чәчү заданиесе җиткерелгән. Бу җәһәттән хуҗалыклар орлыклар белән тәэмин ителгән. Быел хайваннар ач булмаячак. Кемнеңдер ваемсызлыгы гына көтелмәгән нәтиҗәләргә китермәсен.
Р.ГАЛИМУЛЛИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз