Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» ФДБУдан килде:
2022 елның 24 декабренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2022 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил;
- юлларда көчле бозлавык, кар боткасы.
Теләсә нинди бәла очрагында, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.