Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Сергей Рузанов, ЗАГС бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова белән берлектә, өлкән яшьтәге Багдановлар гаиләсен бергә яшәүләренең 55 еллыгы белән котладылар һәм район хакимиятеннән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Мондый бергә озак яшәгән парлар һәрвакыт кызыксыну уята. Алар хәзерге буынга җәмгыятьтәге гаилә институты актуальлеген югалтмас дигән өмет бирә. Бүген инде ике йөрәк мөнәсәбәтләре исемендә дә буталырга мөмкин. Гражданлык никахы, кунакка йөрү никахы, дин әһеле тарафыннан игълан ителгән союз. Тәгъзимә ханым һәм Фәнил ага Багдановлар 80 яшьлек тормыш чикләрен узып чыкканнар. Чынлыкта, ул вакыт буенча фикер йөрткәндә, алар иртә өйләнешмәгән. Алар егерме яшьне шактый узган булганнар инде. Шуңа күрә геройларның конфет-букет чоры дип аталган мөнәсәбәтләр турындагы хатирәләре дә ирексез елмаю уята.
Яшь ир йорт белән дә тәэмин иткән. Башта Урыссу поселогындагы шәхси типовой йортларның берсендә кечкенә бүлмә алалар. Соңыннан бөтен йорт Багдановлар гаиләсе карамагына күчә. Бу пар өч бала тәрбияләп үстерә – Рәмзия, Рәмилә һәм Рәмил исемле алар.
- Ә сезнең “зөбәрҗәт” туегызга балалар нәрсә бүләк итте?
- Йортка ремонт ясадылар,- дип җавап бирә Тәгъзимә ханым. - Хәзер сәламәтлек мактанырлык түгел . Балалар һәр эштә ярдәм итәләр, алар - безнең таянычыбыз.
- Ә көнегезне ничек уздырасыз, күңелсез түгелме? – «зөбәрҗәт” туйларын уздыручыларны “төпченүне” дәвам итәм.
- Чәй, аш-су әзерләгәнче, көн дә үтеп китә, - дип җавап бирә хуҗабикә.
- Ә бабай нәрсә белән мәшгуль?
- Ә бабай - чәй эчә дә, чәй эчә, - дип җавап бирә гаилә башлыгы.
Өлкән парны юмор хисе ташламаган икән, димәк өйдәге шартлар күңелле.