Бүген 2 нче номерлы мәктәпнең ата аналар комитетының берничә вәкиле мәктәптә туклануны контрольдә тотуда катнашты.
Газетабыз хәбәрчесе, ана буларак та, ашханәдә булды.
Барлык укучылар да ашар алдыннан кулларын юдылар. Ашханәдә чиста һәм тәмле аш исе чыккан иде.
Балалар тезелеп, укытучылар озатуында бинага үттеләр. Таратуда ботка белән фрикаделькалар салынган тәлинкәне алгач, алар сыйныфка беркетелгән өстәлләр артына утырдылар. Аппетит белән ашаганнан соң, татлы чәй эчтеләр. Укытучы китәр алдыннан һәркемгә алмалар өләште. Балалар пешекчеләргә дүрт телдә рәхмәт әйттеләр!
Бу вакыт эчендә ата-аналар укучыларның ничек ашауларын күзәттеләр. Балалар киткәч, аларга мәктәп туклануын сынап карарга һәм бәяләргә тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, тәкъдим ителә торган ризыкларның расланган менюга туры килүе, ашханәнең санитар торышы, ашау графигын үтәү тикшерелде.
Тулаем алганда, мәктәп ашханәсендә ризык ошады, санитар нормалар үтәлгән, туклану стандартларына туры китереп әзерләнгән, дигән бәя бирелде.