Иске Урыссу урта мәктәбендә «Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш» квест-уены узды

2022 елның 23 декабре, җомга

«Кышкы каникуллар» республика чарасы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен ата-аналар белән берлектә «Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш» квест-уены оештырылды.

"Кышкы каникуллар" республика чарасы кысаларында урамда һәм юлда үзеңне тоту күнекмәләрен һәм модельләрен формалаштыру, юлларда балалар иминлеген профилактикалау, башлангыч сыйныф укучылары өчен Иске Урыссу урта мәктәбендә юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан ата-аналар белән берлектә "Юл кагыйдәләрен һәркемгә белергә тиеш" дигән квест-уен оештырылды. Анда Әлмәт шәһәрендә Баулы территориаль идарәсенең Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  ДБУ профилактика бүлеге начальнигы  Рәзидә Игнатьева катнашты.

Биремнәрне дөрес үтәүне Ютазы районы буенча ЮХИДИ инспекторлары Р. М. Җанназаров, Г. Гайнетдинов күзәттеләр.

Чара ахырында ЮХИДИ инспекторы Җанназаров Р. М. балалар һәм ата-аналар өчен юлларда куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрде, яктылык кайтаргыч элементларын йөртүнең мөһимлеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International