Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» ФДБУдан килде
2022 елның 27 декабренә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
консультация-кисәтү
2022 елның 26 декабрендә кич, 27 декабрендә - төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез табигатьтә булганда томанның куеруын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.
Томан барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Томанда автомобильдә хәрәкәт иткәндә, артык үзгәртеп урнашулардан, узып китүләрдән, алга чыгудан сакланырга кирәк.
Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда баручы транспорт белән була. Томанның ераклыкны каплавын исәпкә алу мөһим – гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы.
Кинәт тормоз тотулардан сакланырга кирәк: тукталу кирәк булганда, тизлекне салмак киметү мөһим. Тормоз педаленә берничә тапкыр басу кирәк, моның белән сез артыгыздан килгән автомобиль йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирәсез.
Томанда хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклык артык булмаячак.
Мөмкин булса, ерак юлларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичү урынында гына узарга киңәш ителә. Трассадан хәрәкәт итүче транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында машинаның тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итегез. Югары дәрәҗәдә күренеп торган жилет кияргә яки киемгә яктылык кайтаргыч элементлар беркетергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла-каза очрагында, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Баш Идарә сайтының "оператив мәгълүмат" ны кулланганда бүлеккә актив интернет-сылтама мәҗбүри!