Евдокия Касьянова шушы көннәрдә 90 еллык тормыш чиген узды: урыссуның мөхтәрәм затын юбилее белән район җитәкчелеге вәкилләре дә котлады

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Вакыйгаларны үзгәртеп булмый, күп кенә урыссулыларның тормышы хәзерге вакытта ликвидацияләнгән электр станциясе белән тыгыз бәйләнгән. Евдокия Илларионова да бу вакыйгалар шаһиты: авыр авыл тормышыннан кыз Урыссуның перспектив эшче бистәсендә яшәүче абыйсы янына килгән.

- Мин Башкортстанның Шаран районы  Преображенка авылында туып-үстем, - ди мәкаләбез герое. - Безнең гаиләдә өч бала идек. Бүген мин берүзем калдым. 9 сыйныф тәмамладым. Авыр яшәдек. Сугыштан соң каты ачлык булмады, ләкин барыбер туя ашамадык та. Кием-салым да тузды. Шуңа авылдан китәргә туры килде. Урыссуга 1949 елда килдем. Абый гаиләсендә яшәдем, 1нче балалар яслесенә эшкә урнаштым.  Ул чакта сабыйларны яслегә бирәләр иде. Бала тудырганнан соң, хатын-кыз берничә ай гына өйдә утыра да, аннары эшкә чыга. Миңа 20 яшь тулгач, ГРЭСның казан-турбина цехына эшкә урнаштым, пенсиягә дә шуннан чыктым. Ул елларда бистә азык-төлеккә бай булды дип әйтә алмыйм. Бүгенгедәй хәтерлим, икмәк өчен берничә сәгать чиратта тора идек.

Юбилярны район ветераннар советы исеменнән котларга килгән Зоя Глушкова үз сүзен дә әйтте: 60нчы елларда бистә чәчәк ата иде инде. Кибетләрдәге киштәләр челтәр салфеткалар белән стильләштерелгән. Сифоннарда - төрле сироп белән яки аннан башка газлы су. Кара уылдык бәясе тартмаларда 19 сум иде. Итнең килограммы бер сум унбиш тиен, бер сум егерме тиен иде. Ул Рязань өлкәсеннән яшь педагог булып кайткан, берни дә юк иде, хәерчелек хөкем сөрә иде ди.

Евдокия Илларионовна производство алдынгыларыннан саналган. Хезмәт эшчәнлеге чорында аның портреты берничә тапкыр Мактау тактасына кертелә, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары күп була, «Хезмәт ветераны» һәм «ТАССРның атказанган энергетигы» исемнәренә лаек була. Ул гаилә бәхетен дә татый. 1954 нче елда Сергей Васильевич Касьяновка кияүгә чыга. Кызганыч, ул бакыйлыкка күчкән инде. Ләкин аның исеме һәм эшләре бу кешене белгән, алар белән бергә иңне-иңгә терәп хезмәт иткән хезмәттәшләренең йөрәкләрендә яшәвен дәвам итә. Ул өйдә дә һәрвакыт гаиләнең игътибарлы һәм кайгыртучан әтисе булып калган. Сергей Касьянов шулай ук ГРЭСта автотранспорт цехы начальнигы вазифасында эшли. Ирле-хатынлы 63 ел бергә бәхетле, якты гомер кичерәләр. Кыз тәрбияләп үстерәләр. Ике оныгы да уңышлары белән куандыра.

 

- Булачак ирегез белән кайда таныштыгыз? – дигән сорау бирәм.

 

- “Танцы”да, - дип җавап бирә. - Ул чакта «Энергетик» мәдәният сараенда даими «танцы»лар оештырыла иде.

Олы яшьтә булуына карамастан, Евдокия Илларионовна мөстәкыйль тормыш алып бара – аш-су да әзерли, фатирын да җыештыра. Әлбәттә, Алабугада яшәүче кызы  ире белән әнисе янына даими кайта, азык-төлек сатып алалар. Күршеләре дә ярдәмчел.

"Мин җәй буе әни янында яшәдем инде", - дип елмая кызы. - Бөтен эшен «тартып алсаң», ул әле күңелсезләнә дә.

Район җитәкчелегеннән хезмәт ветеранын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International