«Электросоединитель» АҖ заводында иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

23 декабрьдә «Электросоединитель " акционерлык җәмгыятенең конференц-залында иң лаеклы хезмәткәрләрне бүләкләү узды

"Электросоединитель» АҖнең үз традицияләре бар. Мәсәлән, ел саен декабрь ахырында иң яхшы һәм лаеклы хезмәткәрләр генераль директор фондыннан премия белән бүләкләнә.

Күмәк шартнамәнең расланган нигезләмәсе нигезендә генераль директор премиясе производствоны үстерүдә , хезмәт җитештерүчәнлеген, продукциянең сыйфатын арттыруда, яңа технологияләрне гамәлгә кертүдә актив катнашкан, шулай ук иҗтимагый чараларда катнашкан "Электросоединитель" АҖ хезмәткәрләре бүләкләнә.

 

Бүләкләү тантанасын "Эктросоединитель" АҖ генераль директоры Рәшит Мәзхәт улы Нәбиуллин җитәкләде. Ул коллегаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм аларга иминлек һәм бәхет теләде. Ундүрт бәхетле эшче быел аның кулыннан Рәхмәт хатлары алды.

 

Шулай ук бәйрәм чарасында предприятиенең баш инженеры Рамил Усманов тугыз хезмәткәргә Россия машина төзүчеләр берлеге грамоталарын тапшырды, алдан бәйрәм кунакларын бүләкләр һәм Яңа ел белән котлады.

Хатын-кызлар советы рәисе Лилия Мансурова предприятиенең иң актив һәм уңай хезмәткәренә заводның "Искра леди" күчмә вымпелын тапшырды.

Коллегаларын "Альянс" вокаль ансамбле һәм "Родники" завод ветераннары хоры котлады. Бәйрәм тантаналы узды һәм якты тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International