Район самбочылары бу ял көннәрендә берьюлы берничә ярышта призлы урыннар алдылар.
"Олимп" спорт мәктәбенең яшь самбочылары Ютазы районын үзләренең җиңүләре һәм казанышлары белән данлыйлар. Шимбә көнне спортчылар Казандагы самбо буенча беренчелектә үзләрен лаеклы күрсәттеләр, анда Артемий Зимин һәм Хәйдәр Гайнетдинов үз авырлык категорияләрендәге яшүсмерләр арасында икенче урынны яуладылар. Стәрлетамак шәһәрендә чираттагы ярышлар да узды. Башкортстан Республикасы самбо буенча 59 кг авырлык категориясендә беренчелекне якташыбыз Софья Игонина яулады.