Фермер Альберт Вафауллинның умарталыгыннан кичә «Казан Экспо»га җибәрү өчен микроавтобуска бал төяделәр.
Исегезгә төшерәбез, «А.Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгы Ютазы авыл җирлегенә керә торган Алма-Ата авылында гамәлдә. Фермер эшчәнлегенең төп төре - үсемлекчелек. Чәчәк аткан вакытта карабодай кырлары – умарталар җәлеп итүче махсус хәзинә. Карабодай нектары тимергә, фторга, цинкка бай, хәер, бу җирләрдәге умарталарга башка бал чыганагы булган культуралар да җитәрлек. Шулай итеп, 300 килограмм авырлыктагы 50 тартма бүген билгеләнгән урынга китәчәк. Ютазы районыннан гуманитар йөкнең алдагы юлы - хәрби махсус операциядә катнашучыларның алгы частьләре.