Программада биюләр, җырлар, геройлар белән уеннар булды, малайлар һәм кызлар шигырьләр сөйләде һәм әйлән-бәйлән уйнады. Төсле, җем-җем иткән гирляндлар һәм купшы бизәлгән чыршы балаларда могҗиза хисе тудырды. Тамаша башланганнан соң әкият геройлары Буратино, Арлекин, Мальвина һәм башкалар балаларны тылсымлы әкият дөньясына алып кереп китте. Балалар бәйрәм атмосферасына чумып, кызыклы конкурсларда катнашты.
Кыш бабай белән Кар кызы пәйда булу белән чыршы тирәсендә җыр-бию, әйлән-бәйлән, чын бәйрәм башланды.
Балалар шигырьләр укыды һәм Кыш Бабайдан бүләкләр кабул итте.
Укытучы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлчәчәк Вәлиева.