«Восток» сәүдә-күңел ачу үзәгендә бәйрәм өстәле артына район ветераннар советы активы җыелды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина карт гвардия вәкилләрен якынлашып килүче Яңа ел белән җылы котлады, аларның җирлек башлыклары, район җитәкчелеге һәм хезмәтләре белән социаль әһәмияткә ия күп кенә мәсьәләләрне хәл итү эшендә тыгыз бәйләнешләрен ассызыклады. Ул киләсе елда да эшнең мондый конструктив юнәлештә дәвам итүенә ышаныч белдерде. Бәйрәм мохитын районда танылган солистларның концерт номерлары тудырды. Җырлар башлангыч ветераннар оешмаларының актив әгъзаларын бүләкләү тантанасы белән үрелеп барды.