Ютазы районында «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан оештырылган «Яңа ел белән, ветеран» акциясе старт алды.
Бу акция кысаларында район башлыгы урынбасары, Ютазы ь район Советының «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе җитәкчесе Закуан Ильясов Бөек Ватан сугышы ветераннарын шәхсән үзе котлады һәм аларга Яңа ел бүләкләре тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, Безнең районда дүрт ветеран – Инком Абдуллин, Ягъфәр Сираҗов, Миңнебай Миңнекәев, Мөхтәрәмә Хәертдинова.
Район җитәкчелеге вәкиле Закуан Варис улы һәр ветеран белән сөйләште, хәл-әхвәлләре белән кызыксынды. Ул аларны чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Өлкәннәр депутат игътибарыннан канәгать калды һәм бүләкләргә шатландылар.