Урыссу поселогында муниципаль архив ачылды, ул ремонтланган бинага «күченде».
Ачылу тантанасында район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм ТР Архив эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова катнашты. Ул ютазылыларны әлеге истәлекле дата белән җылы котлады һәм бина эченә кереп, документлар, архив материалларын саклау тәртибе белән танышты.