Кәрәкәшледән Җәлиловлар гаилә тормышының 55 еллыгын билгеләп үтте

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Ислам Исмәгыйль улы һәм Зәһинә Сәгыйть кызы Җәлиловлар үзләрен бәхетле кешеләр дип саныйлар.

Алар бер-берсенә шатлыкта да, кайгыда да терәк. 23 декабрьдә Җәлиловлар гаиләсе бергә яшәүләренең 55 еллыгын билгеләп үтте. Аларны әлеге искиткеч бәйрәм белән котларга балалары, туганнары, авылдашлары җыелды. Район башлыгы исеменнән гаилә парын башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов котлады, шулай ук юбилярларны котлау белән авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев, КФХ җитәкчесе, элекке хезмәтләре һәм күршеләре котлады.

- Яшьләре өлкән булуга карамастан, әти-әниләребез тормыш оптимизмы белән тулы. Аларның дуслыгы, намуслы хезмәте - безнең өчен үрнәк, - диләр балалары Рөстәм һәм Гүзәл.

Зөбәрҗәт туй - еллар дәвамында бергә сынаулар кичергән зур мәхәббәтнең чагылышы. Зәһинә апа һәм Ислам абый 55 ел бергә яшәр өчен сабырлык, үзара аңлашу, хөрмәт, өмет һәм ышаныч кирәклеген үз үрнәкләре белән раслыйлар. Әйе, язмыш аларга җибәргән сынаулар Җәлиловларны  алар арасындагы хисләрне ныгытып кына көчле булырга өйрәтә. Алар бүген шатланышып яшиләр, авырлыкларны бергәләп җиңә алганнары өчен рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International