Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» ФДБУдан килде:
2022 елның 29 декабренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2022 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм көндез күренүчәнлек 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начараю белән, буран;
- көндез урыны белән кар ява, юлларда кар салулар барлыкка килә.
Теләсә нинди бәла очрагында, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.