Ата-аналар һәм балалар бу сәяхәтне оештыручыга зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә, шулай ук озатып йөрүчеләргә - Бурыкина Марина Ивановнага, Атнагулова Рита Азат кызына, Насыйрова Нурия Җәүдәт кызына.
Балалар ял көннәрен бик күңелле үткәрделәр, Бауман урамында йөрделәр, махсус эффектлар кулланылган "Яңа ел уенчыклары сере" якты, төсле тамаша карадылар, яңа дуслар таптылар. Барысы да соклану хисләре кичерде!
Балаларны җаваплы, әдәпле, игътибарлы хезмәткәрләр озатып йөрде! Һәркем белән уртак тел табуыгыз өчен рәхмәт! Бәйрәм мохиты тудырганыгыз өчен рәхмәт!
Барыгызны да Яңа ел белән!