Эш визиты белән безнең районга Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин килде.
Аның визитының максаты - Ютазы районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең җитәкче һәм шәхси составына бүлек начальнигы Ленар Сәлимгәрәевны күрсәтү иде. Аерым алганда, Хохорин бүгенге көндә Зәй муниципаль районы эчке эшләр бүлеге эшен җитәкләгән Евгений Клещевниковның казанышларын билгеләп үтте. Министр тулаем илдәге катлаулы сәяси вәзгыятьне искә төшерде, ул хәрби хәлдә диярлек. Бу хокук саклау органнарына аерым җаваплылык һәм уяулык өсти.
Оператив киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Аяз Шәфигуллин Клещевников җитәкчелегендә Эчке эшләр министрлыгы бүлеге бурычларын мобиль хәл иткәнлеген ассызыклады һәм коллективның эше яңа билгеләнгән җитәкче кулы астында да конструктив рәвештә дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. Район прокуроры Александр Микеркин, Ленар Сәлемгәрәевны билгеләнүе белән котлап, шулай ук эш кешеләргә хезмәт итү принципларында алып барылачагына ышаныч белдерде.