Бәйрәкә авылы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләренең күчмә агрокиңәшмәсе узды.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисов җитәкчелегендә узган киңәшмәнең эше 2022 елгы терлекчелек һәм үсемлекчелек нәтиҗәләренә багышланды. Игеннәрнең уңышы турында сөйләсәк, узган авыл хуҗалыгы елы район аграрийлары өчен шактый уңышлы булды. Шулай итеп, агрокультуралар уңышы түбәндәгечә. Көзге бодай кырлары гектардан 33,6 центнер уңыш биргән, көзге арыш – 32,1, сабан бодае – 33,3, арпа – 37,4, солы – 37,3, орлык кукурузы – 62,2, карабодай – 13,6, борчак – 21,2 һәм вика – 27 центнер. Район буенча бөртекле һәм кузаклы культураларның уртача бер гектардан уңышы - 35 центнердан артык.
Бу төр культуралар буенча хуҗалыклар рейтингында югары күрсәткечләр “Альберт Вафауллин”да – гектарыннан 51,2 центнер, Четвертаковларда (43 һәм 45), Килдияров хуҗалыгында (39,6), «АгроМир»да (39,3), Гәрәевта (37,8), Тукай исемендәге хуҗалыкта (36,9), Хаҗиевта (36), Әхмәтшинда (36) һәм Нәбиуллинда (35.4). Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы ассызыклаганча, һава шартлары чагыштырмача уңайлы булуга карамастан, гектарыннан уңышны - 25, хәтта 15 центнер чамасы алган коллективлар да бар. Моның сәбәбе - минераль ашламалар һәм репродуктив сортлы орлыкларны тиешенчә кулланылмау. Шытымнарны һәм туфракны минераль тукландыруның уңышка йогынты ясавы бәяләп бетергесез. Күп кенә коллективлар, баштагы чыгымнарның уңыш алганда капланачагын аңлап, ашламалар да, югары репродуктив орлыклар да сатып алуга акча кызганмый. Альберт Вафауллин өлешенә район сатып алган орлыкларның иң зур күләме туры килә.
Андрей Борисов хуҗалык җитәкчеләренең игътибарын 2023 елда ашлама алуга дәүләт ярдәме күрсәтү алгоритмы үзгәрүенә юнәлтте. Әйтик, акча бүлеп биргәндә “картайган” үлән басулары булмавы, күчмә орлык фонды белән эшләү, туфрак саклау системасын куллану һәм башкалар игътибарга алына.
Киңәшмә барышында аграрчыларның башка актуаль мәсьәләләре дә каралды - терлекчелек биналарын дезинфекцияләү һәм мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү, терлекләрнең генетик потенциалын саклап калу, продуктлылык түбән булган кайбер коллективларда яшь нәсел токымнарын сатып алу, терлекләр үлеменә юл куймау һәм тулаем терлекләр баш санын тотрыклыландыру. Киңәшмә эшенә йомгак ясап, район башлыгы җитәкчеләрнең игътибарын үз һөнәрләренең катлаулылыгына юнәлтте. Ул ашлыкны сатып алу бәясе күтәрелгәнгә кадәр хуҗалык амбарларында сакларга өндәде.