Район мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасына киткән барлык якташларыбызга хөрмәт һәм ярдәм йөзеннән район башлыгы мобилизацияләнүчеләрнең туганнары белән очрашты.
- Хөрмәтле якташлар, бүген без кәефне бераз булса да күтәрү һәм авыр уйлардан читкә юнәлү өчен, сугышчыларның әниләрен, тормыш юлдашларын һәм балаларын чакырдык. Артистларның чыгышлары сезне сөендерсен. Концерттан соң сезне район мәдәният йорты фойесында чәй табынына чакырабыз. Иң мөһиме, якыннарыгызның махсус хәрби операция зонасыннан исән-сау әйләнеп кайтуларын телим. Әниләргә, мобилизацияләнгәннәрнең тормыш иптәшләренә батыр уллары һәм ирләре өчен зур рәхмәт. Яңа ел белән! – дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга район башлыгы Аяз Шәфигуллин.
Чарада шулай ук район җитәкчелегенең башка вәкилләре дә катнашты. Концерт күңелләрне күтәрде һәм яхшы кәеф өстәде. Район мәдәният йортының иҗат коллективлары, шулай ук Урыссу сәнгать мәктәбенең яшь солистлары тамашачыларга матур номерлар бүләк итте.
Очрашу ахырында мобилизацияләнүчеләрнең туганнары яңа пешкән хуш исле камыр ашлары белән чәй эчәргә калды.