Район самбочылары Яңа елны билгеләп үтте

2023 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

"Олимп" спорт мәктәбе самбочылар өчен бәйрәм чарасы узды

 

Ел буе безнең самбочылар тырышлык куйды, төрле дәрәҗәдәге ярышлардан призлы урыннар яулады. Ниһаять, ял итәргә һәм күңел ачарга вакыт җитте. 28 декабрьдә "Олимп" спорт мәктәбе манежы яшь спортчыларны турнирга түгел, ә бәйрәмгә җыйды! Яңа ел бәйрәме күңелле һәм кызыклы узды. Балалар әкият геройлары белән бергә әйлән-бәйлән уйнады, Кыш бабайга шигырьләр сөйләде. Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов катнашты. Ул балаларны һәм тренерлар составын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, барысына да сәламәтлек, иминлек һәм, әлбәттә инде, яңа җиңүләр теләде! Чара ахырында барлык балалар да татлы бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International