Балаларның Яңа ел теләкләре тормышка ашты.
Районның төп чыршысында Кар Кызы белән Кыш бабай үзләренә адресланган берничә хатны тапкан. Кыш бабай балаларның үтенечләренә колак салган. Әйтик, Көрәш-Бүләк авылыннан бер малай планшет алды, ә ике малай – бүләккә компьютер өстәле өчен кәнәфи һәм гитара кабул итте. Кыш бабайдан Яңа ел бүләкләрен адресатларга район башлыгы Аяз Шәфигуллин тапшырды.