Ел саен уздырыла торган традиция булып Ютазы районының иң яхшы Яңа ел бизәлеше буенча республика конкурсында катнашуы тора.
Безнең район буенча комиссия каравы узды. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин район җитәкчелеге, Президент Аппараты, ТР Иҗтимагый палатасы һәм Мәдәният министрлыгы вәкилләреннән торган комиссия белән Яңа ел мәйданчыкларында – район мәдәният йорты мәйданчыгында, "Яңарыш" паркында, шулай ук Әбсәләм авыл клубында булдылар. Әбсәләмлеләр комиссияне аерым кунакчыллык белән каршы алдылар! Авыл халкы, җитәкчелек вәкилләре белән бергә әйлән-бәйлән әйләнде, җырлар җырлады, уеннар уйнады. Шулай ук кунакларны чәй, коймак һәм төрле тәм-том белән сыйладылар. Чарага дәртле баянчылар чакырылган иде, алар очрашуны чын бәйрәмгә әйләндерде. Моннан тыш, комиссия һәм район җитәкчелеге авылның хоккей командасы "Легион" оештырган хоккей сезоны ачылуда катнаштылар.
Район кунаклары күргәннәрдән канәгать калдылар һәм поселокның һәм җирлекләрнең Яңа ел бизәлешен югары бәяләделәр.