Гадәттәгечә, Яңа ел алдыннан «Яңарыш» паркында районның төп чыршысы янында бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәм соклангыч тамашадан башланып китте – парк буйлап гирляндалар белән бизәлгән автомашиналар узды. Тантаналы чара район мәдәният йорты солистлары Энҗе Ильясова һәм Николай Гребенюк башкарган «биш минут» символик җыр белән ачылды.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин ютазылыларны чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, барысына да иминлек һәм игелек теләде. Аннары «Административ биналарны һәм корылмаларны иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын җитәкләде.
Моннан тыш, бәйрәм кунакларына Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов изге теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук «Кар бабайлар парады» һәм «Автомашинаның иң яхшы Яңа ел бизәлеше" конкурсларында җиңүчеләр бүләкләнде.
Бәйрәмнең төп вакыйгасы - яңа ел музыкаль-театральләштерелгән «Кавказкая пленница или новые приключения Шурика» тамашасы булды. Тамашачылар артистларның танылган геройлар ролен оста башкаруларын зур кызыксыну белән карадылар һәм аларның чыгышларын кайнар алкышларга күмделәр.
Ютазы йолдызлары халык бию ансамбле кызларының Яңа ел бию флеш-мобы дулкынландыргыч узды, шулай ук балалар иҗат үзәгеннән «Кар кешеләре» флеш-мобы да күңелле үтте.
Бәйрәм ахырында район мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм солистлары тамашачыларга дәртле җыр номерлары бүләк итте. Концерт бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.