Безнең ветераннар

2023 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

2 гыйнварда Байлар авылында яшәүче Мөзәянә Зәки кызы Гарипова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбиляр йорты кунакларны ишек алдыннан ук төзеклек белән каршылады. Ә өй эче тулы туган-тумача. Юбилейга тормыш юлдашлары, балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән Мөзәянә апаның дүрт улы килгән иде. Хөрмәтле яшьтәге сөйкемле апа  котлауларны тыңлаганда кемнедер борчыганы өчен уңайсызлык кичергән кебек булды. Ул терлекче буларак колхозда һәм районда гына түгел, республика дәрәҗәсендә дә лаеклы ихтирам казанган . Ул әти – әнисе хуҗалыгында да, колхозда да терлекләрне әйбәт караган. Мөзәянә 14 яшеннән өлкәннәр белән бертигез эшләгән. Эш тәҗрибәсен туплаган кызга соңыннан сарыкчылыкта җаваплы участоклар ышанып тапшырылган. Яңа туган бәрәннәр үлеменә юл куймаслык итеп карый белү – моны бөтен терлекче дә булдыра алмый. Колхоз җитәкчелеге җитез кызны күреп ала һәм рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бер генә тапкыр бүләкләми.

Аны әле районнан  авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларының Республика слетына да җибәрәләр. Авылдашлары һәм өйдәгеләр тантанадан телевизион трансляцияне горурлык хисе белән карый. Ул вакыттан бирле күп сулар ага. Мөзәянә Зәки кызы күптән лаеклы ялда. Әмма зур хезмәтчәннең элеккеге хезмәте бүген дә ютазылыларның генетик хәтерендә җуелмаслык булып саклана.

Мөзәянә Гарипова тагын СССР халык хуҗалыгын үстерү өлкәсендәге зур хезмәт казанышлары өчен Халыклар Дуслыгы ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» медале һәм СССР халык хуҗалыгындагы уңышлары өчен - ике ВДНХ көмеш медале белән бүләкләнә.

Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов котлады. Хөрмәтле юбилярга изге теләкләрен җиткерде, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International