Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтүе

2023 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан килде:

 

Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтүе

 

 

2023 елның 6-11 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек уртача һава температурасы нормадан 9-18 градуска түбәнрәк булган аномаль-салкын һава торышы көтелә.

 

6 гыйнварда көнбатыш районнарда төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -19..-24, көндез максималь һава температурасы -  -17..-22˚.

 

7-10 гыйнварда республикада төнлә һава температурасы, иртән -25..-32 градуска кадәр түбәнәячәк, аязган вакытта  -37 градуска  кадәр, көндез -23..-28˚.

 

11 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -23..-28 градус тәшкил итәчәк, аязганда -32 градус, көндез -14..-19˚.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

Өшүдән һәм туңудан саклану өчен, урамга чыкмаска, балалар, йорт хайваннарының урамда озак торуына юл куймаска һәм ерак сәфәрләрдән тыелырга кирәк.

 

Теләсә нинди бәла очрагы нда, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International