Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» ФДБУдан килде:
2023 елның 8 гыйнварына
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2023 елның 8 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән һава температурасы -26..-31 градус көтелә, урыны белән -35 градуска кадәр, көндез -21..-26˚.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Баш Идарә сайтының "оператив мәгълүмат" ны кулланганда бүлеккә актив интернет-сылтама мәҗбүри!