Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтүе

2023 елның 8 гыйнвары, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» ФДБУдан керде:

 

Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтүе

 

2023 елның 9 һәм 10 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы -31..-36° булган көчле салкын көтелә, урыны белән -41°ка кадәр. 9-10 гыйнварда максималь һава температурасы -25..-30°.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

 

Гипотермиядән һәм салкыннардан саклану өчен, урамга чыкмаска, балалар, йорт хайваннарының урамда озак йөрүенә юл куймаска һәм ерак сәфәрләрдән тыелырга кирәк.

 

Өшүнең төп куркыныч факторлары булып тора: кысан һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, спиртлы эчемлекләр куллану, шулай ук хәлсезлек һәм артык алҗу. Гипотермиядән саклану өчен күп катламлы итеп киенегез – һава катламы җылы тота, җылы олтаннар салыгыз һәм йон оекбашлар киегез – алар дым сеңдерә, аякларны коры тота, җылы бияләйләр, баш киеме һәм шарфсыз салкынга чыкмагыз; даими актив хәрәкәт кирәк.

 

Көчле салкыннарда ерак сәфәрләр һәм сәяхәтләргә йөрмәү яхшырак. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомобиль механизмнарында проблемалар куркынычы кискен арта. Ерак юлларга йөрүче шоферларга үз иминлекләрен дә истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй әзерләргә, мөмкин булганча, ягулык запасы тупларга.

 

Автомобильдә начар күренү шартларында хәрәкәт иткәндә, артык үзгәртеп урнашулардан, узып китүләрдән, алга чыгулардан баш тартырга кирәк.

 

Кинәт тормозга басудан саклану зарур: тукталу кирәк булганда, тизлекне салмак киметү мөһим. Тормоз педаленә берничә тапкыр басу кирәк, моның белән сез артыгыздан килгән автомобиль йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирәсез.

 

Мөмкин булса, сәфәргә чыкмагыз, табигатьтә озак йөрүдән баш тартыгыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International