Олимп яшь көрәшчеләрне каршы алды

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

"Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2012-2014 елда туган кече яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ачык беренчелек узды.

 

Ярышларда 45 спортчы катнашты. Алар - Ютазы районының спорт мәктәбе, шулай ук якын-тирәдәге районнар - Азнакай, Туймазы, Баулы һәм күрше Октябрьский шәһәрләреннән бу спорт төре белән мавыгучылар иде.

Ярышлар башланыр алдыннан малайларның “разминкасын” күзәтү кызык булды. Алар мәтәлчек аттылар, ярым бөгелгән тезләр белән келәмдә йөрделәр... Кыскасы, беренче карашка кечкенә булып тоелган үсмерләр шактый чыдам булып чыкты. Ә спортта осталыкларын һәм сугышчан холыкларын алар көрәшләр вакытында тулысынча күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International