Ютазы районының «Шмель» картингчылары командасы ярышларда җиңү яулады.
6 гыйнварда Урыссу картодромында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башлыгы кубогына Көньяк-Көнчыгышның кышкы картинг буенча VII ачык ярышлары узды.
Ярышларны район башлыгы Аяз Шәфигуллин ачып җибәрде һәм барлык пилотларга да уңышлар һәм гадел җиңүләр теләде. Ярышларда республиканың ун шәһәреннән 120дән артык кеше катнашты. Картодромда көрәш атмосферасы тамашачыларга һәм спортчыларның үзләренә дә өшергә ирек бирмәде. Салкынга карамастан, якташларыбызга ярдәм итәргә һәм әлеге мавыктыргыч чарадан ләззәт алырга теләүчеләр күп булды. Ярыш иртәнге уннан кичке бишкә кадәр дәвам итте. Барлык класслардагы картингчыларның өч узышы егетләрнең ярышка ни дәрәҗәдә оста әзерләнүләрен күрсәтте. Финалга иң яхшылар чыкты.
Ютазы районының "Шмель" картингчыларының ярышларда җиңү яулавы бик сөендерә! Урыссулылар - беренче урында! Ә хәзер тәртип буенча: төп класста Баулыдан "Пегас" командасы - "Шипларсыз" классында - өченче, Сарманнан "Ялкын" клубы икенче урынны алды.
Тренер Айрат Насыйров тырышлыгы белән "Шмель" клубы төрле ярышларда берничә тапкыр призлы урыннар яулый. Бу - иң югары пилотаж һәм чын команда эше. Афәрин, картингчылар!
Бу ярышның иң яхшы узышчыларын билгеләп үтәргә кирәк:
Диләрә Насыйрова - "Хонда" классында беренче урын, Рүзәл Гәрәев - "Мини" классында - беренче урын, Айдан Гәрәев - Кадет" классында - икенче урын, икенче урында - Аяз Мөхәммәдиев - "Национальный юниор" классы, Семен Сидорин өченче урында - " Национальный" классы.
Бүләкләү тантанасын район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкләде, җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм кулдан эшләнгән уникаль кубоклар тапшырды.