Раштуа төнендә 6-7 гыйнварда Изге Николай чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте узды.
Якты Раштуа бәйрәме гыйбадәтханәдә елдан-ел дистәләгән, ә кайвакыт йөзләгән урыссулыны җыя. Бу ел да чыгарма булмады.
Бәйрәм гыйбадәтендә Аллаһ данланды. Гыйбадәтханә күркәм бизәлгән иде. Монда, һичшиксез, һәрвакыт матур һәм уңайлы, ә Раштуа бәйрәмендә аеруча соклангыч, алтарь янында – бәйрәм Раштуа иконасы һәм бизәлгән чыршылар, иконалар янында шәмнәр һәм чәчәкләр.
Мәхәллә халкын котларга район җитәкчелеге вәкилләре килгән иде. Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина кунакларга котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Ул Изге Николай гыйбадәтханәсе настоятеле протоиерей Романга чәчәк бәйләме һәм якшәмбе приход мәктәбе балалары өчен татлы бүләк тапшырды. Роман атакай кунакка җылы сүзләре һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде, үз чиратында мәхәллә кешеләрен Раштуа бәйрәме белән котлады.
Барлык котлаулардан соң чиркәү гыйбадәте - Навечерие Рождества Христова башланды. Христианнар, атакай белән бергә гыйбадәт кылды һәм Аллаһны данлады. Кичке хезмәт салмак кына литургиягә күчте.