«Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексында Раштуа волейбол турниры узды

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

8 гыйнварда "Олимп" ССКда Ютазы районы командалары арасында волейбол буенча Раштуа турниры узды.

Хатын-кызлар һәм ир-егетләр командалары аерым уйнады.

Турнирны хатын-кызлар командалары ачты: "Урыссу җыелма командасы", "Фортуна", "Уруссинка" (тренер Гарина Г.Г.), Урыссуның 2санлы мәктәбе, "Ютазы", "Уруссинка" - кече"(тренер Гәрәев Г. Г.). Уенны ир-егетләр командалары дәвам итте: "Урыссу җыелма командасы", "Бәйрәкә","Димтамак","Ютазы җыелма командасы", "Ютазы-яшьләр командасы", Урыссуның 2 санлы мәктәбе, "Уруссу-яшьләр" командалары.

Уеннар ике төркемчәдә үтте.

Турнирда төрле командалар катнашты, әмма барысы да мәйданчыктагы һәр туп өчен көрәштә, җанатарларны һәм команда вәкилләрен дулкынланырга мәҗбүр итте. Барлык спортчылар да сугышчан рухта булды, тупланганлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Спортчылар да, тамашачылар да эмоцияләр, спорт дулкынлануын кичерде һәм яхшы кәеф алды.

Уеннар тәмамлангач, иң көчле командалар ачыкланды, алар медальләр белән бүләкләнде.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:            

Хатын-кызлар командалары арасында:

1нче урын - "Урыссу җыелма командасы"

2-урын - "Уруссинка"

3-урын - "Фортуна"

Ир-егетләр командалары:

1- "Урыссу җыелма командасы"

2- "Бәйрәкә"

3- "Ютазы җыелма командасы"

Ярышларны оештыручылар ярышларда катнашкан барлык спортчыларга рәхмәт белдерә!

Турнирдан соң Ютазы муниципаль районы физкультура-спорт комплексы ГТО тест үзәге тарафыннан "ГТО - үз мөмкинлекләреңне бел" акциясе оештырылды, анда теләге булган һәркем ГТО нормативларын үтәүдә үз көчен сынап карый ала, кызыксындырган сорауларга җавап ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International