Районыбыз чаңгычылары узып баручы елны уңышлы төгәлләделәр һәм чираттагы ярышларда үзләре турында барысына ишетелерлек итеп белдерделәр.
Яңа ел алдыннан Ютазы чаңгычы-узышчылары командасы Октябрьский шәһәренең ачык беренчелегендә катнашты. «Яңа ел узышында" уңыш 2009-2010 елгы үсмерләр төркемендә чыгыш ясаган яшь чаңгычыларыбызга елмайды. Шулай итеп, ирекле стиль белән өч километр дистанциядә ютазылылар мактау пьедесталының барлык урыннарын алдылар. Беренче урынны Искәндәр Латыйпов яулады, икенче урынны Роман Лукашин һәм өченче урынны - Илтимер Латыйпов.
Медальләргә булган мәхәббәт район чаңгычыларына быел да үзгәрмәс дип өметләник. Һәр җиңү һәм призлы урын артында - туктаусыз тренировкалар, җиңүгә ихтыяр һәм бер тапкыр белдерелгән стандартларга һәм районның чаңгы спортының югары планкасына туры килү теләге.