8 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр Түбән Камада 18 яшькә кадәрге кадетлар арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
"Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Алан Якупов 71 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңүче булды. Шул рәвешле, Ульяновск шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу өчен, ТР җыелма командасы составында үзенә мөмкинлек тәэмин итте. Шулай ук "Олимп" спорт мәктәбенең башка вәкилләре дә медальләрсез калмады. Алан Габдрәфыйков белән Тимур Фәррахов бронза медальгә лаек булдылар.
.