Компьютер томографиясе кабинеты хәзерге вакытта ашыгыч ярдәм күрсәтү максатларында гына эшли.
Шул рәвешле, бездә стационардагы кичектергесез медицина ярдәмен таләп иткән пациентларның авыруларын диагностикалау мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта кискен коронар синдромына шик булган пациентлар, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы маршрутлаштыру схемасы буенча җибәрелә, - дип аңлатты Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова.